Dataset Viewer
Auto-converted to Parquet
id
stringlengths
32
32
publish_year
stringclasses
105 values
genre
stringlengths
3
102
text
stringlengths
2
7.54M
00043bc7afadfeb46ede7235427038c3
None
feature article
Ниргәләре ныклы, кыйблалары анык Һәр авыл изге күңелле, тырыш, уңган халкы, бай тарихы белән аерылып тора. Авылны тотып торучы, киләчәген булдыручылар - алар яшь буын, яшь гаиләләр. Балык Бистәсе Тегермәнлек авылы җирлегендә күпчелеге өлкән буын кешеләре булса да, яшь гаиләләр дә аз түгел. Ата-ана белән бергә нигезне саклап яшәүче яшь буынның булуы күңелне сөендерә. “Мең кешелек авыл җирлегендә яшәүче иң яшь гаилә алар - Халиуллиннар. Бик тырышлар, хезмәттән курыкмыйлар”,- ди авыл җирлеге башлыгы Анатолий Дмитриев. — И сабыем, син шундый сөйкемле. Ашыйсың киләме, хәзер ашатам, җаныем. Әтисе кара әле, әллә елмая инде,- ди Ләйсән, шатлыгын яшерә алмыйча иренә дәшеп. Нияз да озак көттермәде, сабыеның беренче елмаюен күрергә ашыкты. Өченче сабыйлары дөньяга килгәч бик сөенде алар. Балаларны икесе дә ярата. Яшәүнең мәгънәсе балаларда, дип саный алар. Алты ел элек гаилә корып җибәргән Халиуллиннар авылга ата-ана йортына яшәргә кайтканнар. Шәһәр белән бәйләп тормыш итәр өчен барлык мөмкинлекләре булса да, туган авылын якын күрә гаилә башлыгы. Тормыш иптәше дә аңа каршы килми. Оныкларының үз янәшәсендә тәрбияләнеп үсүенә әби кеше дә сөенеп туя алмый. Нияз ташчы һөнәренә укыган, Ләйсән -тәрбияче. Белемле кеше кайда да югалмый. Килен “Акчарлак” приютында тәрбияче, малае Балык Бистәсе ВЗП оешмасына оператор булып урнаша. Йорт-җирне ремонтлыйлар, зурайталар. Яшәү өчен барлык мөмкинлеләрне дә шулай булдыралар. Хуҗалыкта мал-туар санын да артырырга исәплиләр. Бер ел эчендә сыерларны сигез башка җиткерү нияте белән дәүләт программасында катнашып, субсидия алу бәхетенә ирешә алар. “Шәһәрдә ел ярым яшәдек. Әти чирли башлагач, әнигә ярдәм кирәк булды. Мал-туарларны да күпләп асрыйлар, барысына да өлгерергә. Шулай авылга кайтып урнаштык, бер дә үкенмибез. Тырышкан кеше кайда да яши ала. Бары ялкауланмаска, куйган максатыңа ирешергә генә кирәк. Яшь гаилә программасы белән субсидия алдык. Йортны төзекләндердек, алтыга унбиш киңлегендә абзар салып куйдык. Иш янына куш дигәндәй, икенче бала өчен бирелә торган ана капиталы да ярап куйды. Ул да төзекләндерү эшләренә тотылды”, - дип сөйли Нияз. Гаилә башлыгы таш, агач эше остасы да икән. Йортны зурайтып блоклардан үзе эшләгән, түбәсен дә үзе япкан. Булганнан бар да була, ди халык. Бар эшкә кулы ятып тора үзенең. Әнә малларны да барларга, эшенә дә барырга өлгерә. Бүген алар хуҗалыгында җиде баш сарык, алты сыер, өч үгез бар. Тавык-чебешләрне дә күпләп асрыйлар. “Малларны кечкенәдән яраттым. Әти янәшәсендә йөреп бар эшкә дә өйрәндем. Шуңа күрә дә авылда яшәп эш башлавы алай авыр булмады. Иң мөһиме, эштән курыкмаска, тәвәккәлләргә генә кирәк. Гаиләдән дә миңа ярдәм зур. Алар белән бер фикердә булгач, эшләргә көч өстәлә генә”, - ди Нияз. Сыер савып, сөтне урнаштыру килен белән кайнана карамагында. “Аппарат белән савабыз. Алай күпкә җиңеллерәк. Сөтне сатабыз. Әни белән бер сүздә яшибез. Бер-бербезне караштан аңлыйбыз. Октябрь башында өченче балабыз дөньяга килгәч, мин күбрәк өйдә. Бала карыйм, аш-су әзерлим. Калганы ирем белән әни җилкәсенә төшә инде. Ике балабыз балалар бакчасында. Энекәшләрен сагынып кайта алар. Кайда яшәвең түгел, ничек итеп яшәү мөһим, минемчә. Бүген мин бәхеле хатын һәм ана. Бәхетле булып яшәү өчен барлык мөмкинлекләребез дә бар”,- ди Ләйсән. Ниязга - 27, Ләйсәнгә 25 яшь. Бүген алар ирешкәннәр күпләргә үрнәк. Тупылдаган өч балалары үсеп килә, йорт җирләре җитешкән, хуҗалыклары зур. Киләчәктә фермерлык эшен ачып җибәрү хыялы белән яшиләр. Хыяллары тормышка ашсын, тапкан малларының игелеген күреп яшәргә язсын дип телисе килә аларга. Гөлназ Зарипова.
0006629f6b50ce49acd6a90cff615d74
None
educational material, lesson plan, moral education
***Клара Гайнетдинова,*** *Алабуга районы Иске Юраш урта мәктәбенең* *югары категорияле татар теле* *һәм әдәбияты укытучысы* **<span class="smallcaps">ӘХЛАК ДӘРЕСЕ</span>** **(9-11 сыйныфлар өчен)** Бүгенге көндә яшүсмерләр арасында сүлпәнлек, битарафлык, белмәгәнне белергә теләмәү, матур әдәбият укудан бөтенләй бизү, яхшылыкны күрмәү кебек кире сыйфатларның көчәюе сизелә. Бу – укытучыны ифрат борчый, әлбәттә. Шуңа күрә мин әдәп -әхлак дәресләрен ешрак үткәрүне мәслихәт күрәм. Һәр айда, класстан тыш уку сәгатьләрен файдаланып, әхлак дәресләре үткәрәм. Модый дәресләрне үткәргәндә, В. Казыйханов, Ә.З. Рәхимов, А. Яхинның укыту алымнарын, әдәп-әхлак ягыннан тәрбияләүгә зур игътибар биргән Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен, киңәшләрен кулланырга тырышам. Дәрестә балалар төркемләп эшлиләр. Һәрбер төркемнең үзенең җитәкчесе бар. Җитәкчеләргә исә көчле, сәләтле балалар алына. Алар үз төркемнәре белән идарә итәләр, белемнәрен бәялиләр, кирәк вакытта ярдәм кулы сузалар. Болай эшләгәндә, балаларның сәләтләре күбрәк ачыла, үзләрен иркен тоталар, шәхес итеп сизәләр, үзләрендә күбрәк гомумкешелек сыйфатлары тәрбиялиләр. Максатым – һәрьяктан камилләшкән шәхес тәрбияләү, балаларның сәләтен күрә белү, иҗадый баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү. Шул максатка корылган бер дәрес эшкәртмәмне тәкъдим итәм. **Тема. Ана күңеле – балада, бала күңеле кемдә соң ?** ***I. Мотивация.*** Дәресне, ихтыяҗ тудыру максатыннан, үзем башлап җибәрәм. Башта аерым плакатка язылган эпиграф сәнгатьле итеп укыла: *Ана –* *Бөек исем* *Нәрсә җитә ана булуга,* *Хатыннарның бөтен матурлыгы,* *Бөтен күрке ана булуда ...! –* дип яза мәхәббәт, батырлык һәм матурлык җырчысы, зәңгәр күзле Такташыбыз . Әни! Һәркем өчен иң якын, иң кадерле һәм изге исем бу. Телебез “әни” дигән сүз белән ачыла. Туган телебезне “ана теле” дип әйтүебез дә юкка түгел. Ана образы сәнгатьнең бөтен төрендә дә изге итеп сурәтләнә. Ә менә “Балаларга үгет – нәсыйхәт” китабында Ризаэддин Фәхреддин гаиләгә, ата- анага, балаларга нинди бәя бирә, аның вазыйфасын ничек билгели икән? Шуны тыңлап үтик. Сүзне 1 нче төркемгә бирәбез. (Төркемнән бер бала җавап бирә) *Балалар:* Р.Фәхреддин китабында гаиләгә карата булган вазыйфалар түбәндәгечә билгеләнә: ”Һәр җәмгыятьнең яисә милләтнең иң кечкенә кисәге – гаиләдер. Гаиләнең нигезе ата-ана белән төзелә. Гаилә эчендә яшәүче кешеләрнең бер-берләренә карата булган вазыйфалары да бар. Вазифаларны 2 өлешкә аерып карарга мөмкин: \- ата-ананың балаларга карата булган вазифалары; \- балаларның ата-аналарга карата булган вазифалары.” *Укытучы:* Ә хәзер ата–ана вазифасына тулырак тукталып китик. Сүзне 2-нче төркемгә бирәбез. *Балалар:* Р.Фәхреддин “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабында ата-ана вазифасын түбәндәгечә билгели: “Ата-ананың вазифасы бала тудыру белән генә чикләнми. Туган баланы сәламәт итеп үстерү, яхшы тәрбияләү, дине вә милләте өчен файдалы итү – ата- ананың иң зур вазыйфаларыннан исәпләнә . Пәйгамбәребез бер хәдисендә түбәндәгечә боерган\*\*:\*\* *”Балаларыгызны яхшы багыгыз. Аларны яхшы тәрбия кылыгыз*”. Вазифаларның иң мөһим дип саналганнарына тукталабыз: \- ата-ана баласын хәләл ризыклар белән генә тукландырыр; \- бала тугач, дини гадәтләр буенча матур вә мәгънәле исем кушар; \- мәктәп яшенә җиткәч, аны мәктәпкә җибәрер; \- өйләнешү яшенә җиткәч, баласын дөрес итеп өйләндерер. *Укытучы:* Ә хәзер иң мөһименә – Р. Фәхреддиннең балаларга булган мөрәҗәгатенә тукталабыз. Сүз 3 нче төркемгә бирелә. (Балалар кирәк дип санасалар, китаптан файдалана алалар, сөйләсәләр отышлырак.) *Балалар:* Р. Фәхреддиннең балаларга, ягъни безгә, булган мөрәҗәгате түбәндәгечә яңгырый: \- “И газиз балалар! Ата- аналарыгыз сезгә иң авыр һәм мәшәкатьле хезмәтләрне кылдылар, һәм алар сезгә хезмәт итүләрен дәвам итәләр, һәрвакыт сезнең өчен тырышалар. Аллаһы Тәгаләдән ялварып, сезнең өчен догалар кылалар. Инде сез дә аларның бу яхшылыкларын һәм бу хезмәтләрен камил кылып кайтарыгыз, көчегездән килгәнчә аларга чын күңелдән хезмәт итегез һәм хөрмәт күрсәтегез! Аллаһы Тәгалә ата- анага яхшылык кылырга кушты. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм дә: “Ата-аналарын риза кылучы балалардан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр,”- диде». *Укытучы:* Күрәсез, балалар, ата- ана образы сәнгатьтә генә түгел, динебездә дә мәртәбәле урында. Үсеп, балигъ булгач та, картайгач та без ана өчен барыбер бала булып калабыз. Әни кеше картаеп беткән улына да, кызына да “балам”диеп дәшә һәм алар турында һаман кайгырта, борчыла. Әниләр – гомер буена җан юлдашчыбыз, терәгебез, киңәшчебез, яклаучыбыз. Ә язмыш кушуы буенча төп йорттан аерылгач, аларның кирәклеге тагын да арта төшә. Шагыйрь әйтмешли, әниләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйсың. Аларны искә төшерәсең, сагынасың, кайчак аларны ачуландыруыңа үкенеп тә куясың. Әниләрне искә алмаган көннәр юктыр да ул. Аларның киңәшенә, акыллы сүзенә, ярдәменә без һәрвакыт мохтаҗ. Менә шундый тирән мәгънәгә ия бу өч кенә хәрефтән торган сүз. Күпме наз, күпме җан җылылыгы бу сүздә. Күпме йокысыз төннәр, күпме борчу, күпме сагыш кичерә ана! Ә менә моны бөтен бала да аңлап бетерә микән соң? ***II. Уку мәсьәләсен кую.*** *Укытучы:* ”Ана күңеле – балада”, – ди халык Ә бала күңеле кемдә икән соң? Бу сорауга җавап эзләп карыйк әле. Сорауга җавап бирү өчен, иң элек Татарстан балалар радиотапшыруы мөхәррире Дания Заһретдин кызы Гайнетдиннең “Мин табигать баласы” дигән аудиокассетасыннан “Ялгыз ана” дигән хикәяне тыңлап китик. Ә сез, тыңлаганда, ана образына бәя бирергә әзерләнегез. Бу ана образы мин әле генә сөйләгән анага туры киләме? Ә балаларының анага булган мөнәсәбәте нидән гыйбарәт? Бу балаларга сез нинди бәя бирер идегез? Р. Фәхреддин биргән киңәшләрне, ул күрсәткән вазифаларны истә тотсагыз, яхшы булыр иде. (Аудиокассетадагы хикәя тыңланыла.) ***III. Уку мәсьәләсен чишү.*** Балалар укытучы куйган сорауларга җавап бирәләр. Ана образын бәялиләр, аны укытучы тасвирлаган ана образы белән чагыштыралар, Р.Фәхреддин күрсәткән вазифалар үтәлгәнме –юкмы, шуны әйтәләр. (Һәр төркемнең җавабы аерым тыңланыла) *Укытучы нәтиҗә ясый:* Әйе, хикәядә салкын көзге төн сурәтләнә. Мескен, ялгыз ана тәрәз янында балаларын өзгәләнеп көтә. Көзге салкын җил тәрәз каккан саен, ул “бу газиз балам түгелме икән”, диеп, пәрдәне күтәреп карый. Балаларының балачагын күз алдына китереп юана ана. Әйткәнебезчә, балалар үскәндә, әнисез бер генә көн дә тора алмый. Ә менә үсеп җиткәч, нигәдер балаларның әниләренә булган мәхәббәте юкка чыга. Нәкъ менә шул борчый авторны, ул укучыга хәтта сорау белән дә мөрәҗәгать итә: “Әллә көзге җилләр урлый микән ул мәхәббәтне?” Менә шундый уйлар белән ялгыз ана күпме генә көзге җилне тәрәз каршыннан куарга теләсә дә, ул китми. Җил һаман да аны үчекли кебек. “Ул хәтта яңгырны да чакырып китерә”. Тәрәз пыяласы аша тәгәрәгән яңгыр тамчыларына игътибар итегез әле. Дания Гайнетдин ул яңгыр тамчыларын ананың күз яшьләренә тиңли. Сыкрау катыш ялгыз ана, күз яшьләрен түгә-түгә, биш улының берсе генә булса да кайтмасмы дип, инде ничәмә-ничә таңны аттыра. Ә хәзер хикәянең төп идеясен табыйк, ул әсәрнең үзендә үк бирелгән. (Һәрбер төркемнең фикере тыңланыла) *Укытучы балаларның фикерен хуплый:* Әйе, автор әниләрне өметләнергә чакыра, мин дә аның фикере белән тулысынча килешәм. Сезнең арада мәрхәмәтсезләр булмас дип ышанам. Әни-ләрнең кадерен исән чакта белергә кирәк. Кем генә булмасын, бала туган нигезен, йортын, ата-анасын онытырга тиеш түгел. – Бу ялгыз ананың язмышы Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәрендәге берәр геройны хәтерләтмиме? Әйдәгез әле, шул әсәрнең сюжетын искә төшерик. (Балалар кыскача эчтәлекне сөйлиләр. 5-7 минут) *Балалар белән фикер алышу.* \- Менә ике әсәр. Ике ялгыз ана. Сорау: *ана бәхете өчен нәрсә кирәк?* \- Улының яки кызының аны картайгач та яратуы, хөрмәт итүе. \- Ә менә бу ике әсәрдәге аналар бәхетлеме соң? \- Юк, әлбәттә, хикәядәге ананың биш баласы, Бибинур апаның өч баласы бар. Алар икесе дә гомерләре буе балалары өчен яшәгәннәр. Бибинур әбинең балалар дип яши торгач, чәй эчәргә самовары да калмый, анысын да бер кызына әтисе төсе итеп җибәрә. Бу ике ана өчен дә уртак сыйфат: алар балаларын яраталар, алар турында уйлыйлар, кайгырталар. \- Димәк, ананың күңеле кемдә була? \- Балада, әлбәттә. \- Бу фикерне дәлилли торган нинди мәкаль бар? \- “Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада.” \- Сез бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? \- Ана баласы турында, ә бала чит нәрсәләр турында уйлый, һәрхәлдә әнисе турында түгел. \- Мәкальнең беренче өлеше белән барыгыз да килешәсезме? \- Әйе, килешәбез, барлык аналарның да, һәрхәлдә күпчелек әниләрнең күңеле – балада. \- Ә менә икенче өлеше белән бөтенегез дә килешеп бетмидер, мөгаен. Әйдәгез әле, икенче өлешне исбатлап бирер өчен тагын әсәргә мөрәҗәгать итик. Өзек укыла. *“... Әмма Бибинурның үз мөнәсәбәте, икесе аңлый торган гына олы мөнәсәбәт. Зиратта кеше-мазар булганда, ул Гайшә янына барып та карамый, кешеләр таралганны, зиратның тып-тын әрвахлар белән калганын көтә. Чөнки зиратка Бибинурны Гайшәнең фаҗигале үлеме генә түгел, бурычы, җаваплылык та йөртә...”* \- Бу өзектә сүз кем турында бара? \- Хатимә, Сабир һәм Нәҗипнең ике әнисе турында. Беренче ана – Гайшә. Ул,ире Габдуллаҗан белән кавышып, өч баланы дөньяга тудырган, ләкин ире өчен һәлак булган. Бибинур, Гайшә һәлак булганнан соң, сөйгән егетен ташлап, үзеннән бик күпкә өлкән булган Габдуллаҗанга кияүгә чыгып, өч ятим балага әни булган. Өзектә Гайшә белән Бибинурның өч уртак баланың аналары буларак мөнәсәбәтләре, шулай ук Бибинурның Гайшә алдында балалары өчен җаваплылык тоюы турында сүз бара. \- Бибинур нинди әни? \- Ул шушы өч баланы ихлас күңелдән яраткан, алардан бернәрсә дә кызганмаган. Балаларның акчага булган ихтыяҗын үтәргә тырышкан, өйдәге әйберләрне сатып, хәтта пенсия акчасын да балаларга җибәргән. Алар өчен барысын да эшләргә әзер булган. \- Әйе, сез бик дөрес аңлагансыз. Чынлап та, Бибинур апа гомере буенча бары балалар дип яшәгән. \- Ә балаларның күңеле әнидә булганмы соң? \- Юк, ике-өч, биш- сигез ел үтә ана көтә, күпме язлар, җәйләр, көзләр, кышлар үтә, күпме сулар ага, ана һаман көтә, һич югында Сабан туена кайтырлар, дип өметләнә. Кызганычка каршы, аның өметләре акланмый. Бер дә булмагач, почта бүлегенә барып, хат көтә башлый, ә аны искә дә алучы булмый. \- Димәк, татар халык мәкале белән бары килешәсе генә кала, анда бик дөрес әйтелгән:” Ана күңеле балада, бала күңеле далада”. Әйдәгез әле, без сезнең белән яңадан Р. Фәхреддин киңәш-ләрен тыңлауны дәвам итик. Р.Фәхреддиннең үгет-киңәшләрен слайдларга салырга кушылган иде. Сүз төркемнәргә бирелә. Һәрбер төркемнән берәр бала компьютерда үзләре төзегән слайдлар белән таныштыра. *Укытучы:* Бу киңәшләр сезнең күңел түрегезгә кереп урнашса, мин бик шат булыр идем. Ә хәзер бүгенге тормышка әйләнеп кайтыйк. Күргәнегезчә, бүген дәресебездә кунаклар – сезнең әниләрегез катнаша. Алар тикмәгә генә чакырылмаган. Сез шушы газиз кешеләрегез алдындагы бурычны ничек аңлыйсыз һәм ничек үтисез? Сүз төкемнәргә бирелә. Берәр кеше чыгыш ясый. Ә соңыннан һәрбер бала әнисенә үзе ясаган, язган китапчыкны бүләк итә. *Рефлексия.* Без бүген дәрестә нәрсәгә өйрәндек? Бала күңеле далада булмасын өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Төркемнәрдән берәр укучы чыгыш ясый. *Өй эше.* Үзегезне тәрбияләү планы төзергә. Өстәмә эш: балаларның игелекле эшләрен күрсәткән хикәяләр язарга. (Бу эш сәләтле балалар өчен.) Язганда Р.Фәхреддин хезмәтләрен, киңәшләрен кулланырга.
000802488fd14b1617d0127f02f3685b
None
personal letter
Исәнмесез “Ватаным Татарстан “ газетасы хезмәткәрләре! Сезгә хат юллаучы укучыгыз Казакова (Камалова) Венера Шәүкәт кызы була. Тумышым белән Кыр Шонталысы авылыннан булсам да, бүгенге көндә Алексеевск районының Коры Көрнәле авылында гомер итәм. Хезмәт юлымны, Чистай медицина училищесын тәмамлаганнан соң, шәфкать туташы булып башлап җибәрдем. Тормыш сабаклары гомер юлында күп нәрсәләргә өйрәтте, чыныктырды, акыл һәм тәҗрибә тупларга , яхшыны яманнан аерырга, гаделлек һәм ялганны аера белергә дә юл күрсәтте. Язмышымны авыл белән бәйләп, гади җир кызы, авыл кызы булып гомер итәсем килде һәм үкенмим, шулай булды да. Ходай безгә 2 кыз, 1 малай бирде. Милләт җанлы, гадел һәм инсафлы итеп балаларыбызны тәрбияләргә тырыштык. Бүгенге көндә улыбыз Дәнис Казан федераль университетының 1 курсында укып белем ала. Кызларыбыз хөкүмәт эшендә җаваплы урыннарда хезмәт итәләр. Тормыш иптәшем Казаков Искәндәр Мөгаллим улы бүгенге көндә крәстиән –фермер хуҗалыгы башлыгы фазыйфасын башкара. Һөнәре – техник-механик. Сезнен газетада авыл турындагы бәйгене укып, башыма берникадәр уй да кереп, тынгылык бирми башлады. Авыллар турында мондый бәйгеләр кирәктер дип уйлыйм мин. Бәлки, шулай кайчандыр таратып сүткәннәрне бераз җыеп булыр (авылларны) иде. Безнең гаилә дә фермер хуҗалыгы булыр дип күз алдына да китерми идек. Дөрес, фермер хуҗалыгы нинди була, нинди эшләр башкара-болар берсе дә безгә чит түгел иде. Әтиебез (балалар зур әти, дәү әти диләр) Камалов Шәүкәт Кыр Шонталасы авылында фермер булып ун елдан артык (2007 елдан) хезмәт куя. Елның нинди генә фасылын алма, ул кырда, җир хезмәтендә, хәрәкәттә, юлда. Без дә гаиләбез белән язын чәчүдә, җәен печән әзерләүдә, урып-җыюда катнашырга тырыша идек. Бу авыр һәм җаваплы хезмәтнең никадәр күп көч сораганын без дә бик яхшы аңлыйбыз. Печән әзерләү дисеңме, комбайн урган икмәкне складларга җайлап урнаштыру дисеңме, шул ипине, дүрт аяклап, бушатулар дисеңме- язып кына бетерерлек түгел. Мул уңыш җыеп алу җайлы гына бармый бит ул. Кайвакытта табигате дә бераз кырысланып ала, техникасы да көйсезләнә. Мәсьәлән, печән чапкан вакытта чапкыч печәнне төшереп бетерми, техника эштән чыкмасын, эш тукталып тормасын дип, трактор артыннан марафон йөгерүе белән (атлый-йөгерә) таяк, я сәнәк белән печәнне төшереп барырга кирәк. Җәйге челләдә, эссе һавада трактор артыннан йөгерүгә һәркем дә чыдый алмый. Бу хезмәтне минемчә, бары тик безнең әтиебез генә башкара аладыр. Гаҗәпләнеп тә, куркып та карап торабыз без аңа шул вакытларда. Печән кырының әйләнәсе 1800 метр. Көнгә уртача, трактор, 10-12 тапкыр кырны әйләнә. Димәк, печән чабу өчен генә дә трактор артыннан 18-20 чакырым йөгерергә кирәк. Икмәк кадерен, хезмәт тәмен белгән кеше генә шулай булдыра аладыр, дип уйлыйм мин. Дөрес, хәзер яңа техникалар сафка керде, алар эшне бераз җиңеләйтте. Без дә әтиебездән тәҗрибә һәм матди ярдәм алып, аның киңәшләрен һәм акыллы фикерләрен тыңлап, фермер хуҗалыгын башлап җибәрдек. Бүгенге көндә авыллар яшәеш хәлендә икән, җир анабыз уңыш бирә икән, кемдер анда хезмәт куя икән, димәк авылларны саклап калуда безнең дә өлешебез бар дип әйтә алам. Әтиебез турында да язуым дөрес булыр дип уйлыйбыз. Дөньяда нинди генә кешеләр булмый. Таланты белән шаккатыручылар, хезмәте белән дан казанучылар, эш-гамәлләре белән сокландыручылар һәм әллә кемнәр, әллә ниндиләр. Ә минем әтием, Камалов Шәүкәт Шәрифулла улы, шуларның барлык сыйфатларын да үзенә туплагандыр кебек. Иң элек ул хезмәт кешесе. Гомер буе Вахитов исемендәге колхозда иң алдынгы хезмәткәрләрнең берсе булып, орден, медальләр, рәхмәт хатлары белән макталып, данланган кеше. Әтиебез кылган изге эшләрне буген дә онытмый авыл халкы. Авыл Советы рәисе дә, партком секретаре да, укытучы да, инженер, икътисадчы да булып эшләргә туры килде аңа. Аерым бер бүлмә эчендә генә бикләнеп эшли торган түгел бу. Аның урыны кешеләр, гади авыл халкы арасында булды. Нык, ышанычлы сүзе, киңәшләре белән күпме гаиләгә ныклы нигез салырга, гаилә тоткасын ныгытырга булышты, юлдан язганнарга дөрес сукмагын күрсәтте, бер-берсен күрә алмас дәрәҗәгә җитеп дошманлашкан авылдашларына дөрес киңәшләрен биреп, мәңгегә дуслаштыра алды. Укытучы булып эшләгән дәвердә укучыларның да киңәшче абыйсына әйләнде. Әтием үткәргән яисә катнашкан кичәләр аның тирән талантын курсәтте. Ул шигырьләр яза. Үз башыннан үткән вакыйгалар, күренешләр, бала чакта тормышка ашмый калган хыяллар, беренче укытучылар, бүгенге тормыш, гаилә мәшакатьләре- болар барысы да аның иҗат җимешләре - шигырьләрендә ачык чагыла. Бүген дә газета битләрендә аның язмалары, шигырьләре бермә-бер артып тора. Ул әле гармунчы һәм җырчы да. Кечкенәдән үк безне дә җырга-моңга гашыйк кешеләр итеп тәрбияләргә тырышты. Әле дә хәтерлим, күпме көч куйды безне гармунда өйрәтү өчен. Хәтта расписанияләр төзеп, дәресләр үткәрә иде. Мин хәзер шуларны уйлыйм да, исем китә. Нинди көчле, сабыр һәм шул ук вакытта таләпчән дә булган икән ул. Ә бит барыбер үз теләгенә иреште. Күпмедер дәрәҗәдә булса да гармунда уйнарга өйрәндек, җыр серләренә дә төшендек. Олы апабызның шигырьләр язуы да, гармунда өздереп уйнавы да әтиебездән кучкәндер, мөгаен. Исәнлеккә туеп яшәсеннәр дип җәен-кышын чыныгу күнегүләре ясатырга да өлгерә иде ул. Әллә нинди озын аяклар (агачтан) ясап биреп узыштырулар, тимераякта шуулар һәм чаңгыда узышулар - без балаларын җыеп оештырган күңелле һәм онытылмас вакытлар иде ул. Әтием авыл халкы алдында бик дәрәҗәле. Ул ясап, бизәп биргән сандыклар- туй бүләкләре һәр яшь киленнең түр башында урын алган. Район сәхнәләренә, республика телевидениясенә кадәр барып җитте әлеге сандыклар. Ул төшергән бизәкләр, рәсемнәр әтиемнең күңел бизәкләре алар. Ул эшләгән изге матур эшләрне санап китсәң, кәгазь битләре генә җитми. Ләкин бу тормышта иң зур бүләге аның, әниебез Галия Гаяз кызы белән тормыш корып, без биш балага шушы матур тормышны бүләк итүе. Бишебезне дә бертигез яратып, бөтен йөрәк җылыларын биреп, укытып, мәңге онытылмаслык изге эшләр башкарып, чын Әти исемен күтәрерлек дәрәҗәдәге кеше ул. Рәхмәтләремнең чиге юк. Башымны түбән иеп, әтием белән әнием бүләк иткән тормыш, алар кылган изге эшләр өчен мең-мең рәхмәт әйтәм. Һәм бүгенге көндә, үзебез инде әти-әниләр булсак та, балаларга куанып, әти-әнием барлыгына шөкерана кылам. Газета битләре аша үземнең иң изге теләкләремне юллыйм, биш баланың, оныкларының рәхмәтен бергә туплап, якты дөньяның рәхәтен күреп, бер-берсенең кадерен белеп яшәүләрен телим. Ходай сезгә якты көннәр, тыныч төннәр, хисапсыз исәнлек-саулык бирсен. Сез биргән мәрхәмәтле киңәшләрне, тормыш сабакларыгызны тулысы белән үтәргә тырышабыз, безне дөрес юлдан җибәреп, тормыш өчен кирәкле кешеләр итеп яратканыгыз өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
000a1cf3b4f220d5900e59f8869c5051
2016
folk tale
# Акмамык # Ак-Ламык Төрекмән халык әкияте Туркменская народная сказка Казан • Татарстан китап нәшрияты • 2016 Казань • Татарское книжное издательство • 2016 УДК 821.512.145:821.161.1-34 ББК 84(5 Төрк) А41 Рәссамы Светлана Ибраһимова Художник Светлана Ибрагимова Төрекмәнчәдән татарчага Айсылу Галиева тәрҗемәсе Перевод с туркменского на татарский язык Айсылу Галиевой Татарчадан русчага Энҗе Хөснетдинова тәрҗемәсе Перевод с татарского на русский язык Энже Хуснутдиновой **А41** **Акмамык: төрекмән халык әкияте = Ак-Памык: туркменская народная сказка / [төрекмәнчәдән татарчага – Айсылу Галиева, татарчадан русчага Энҗе Хөснетдинова тәрҗемәсе]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – 38 б.** **ISBN 978-5-298-03174-5** Әлеге төрекмән әкиятендә батыр йөрәкле Акмамык исемле кызның туганнарын эзләүдәге михнәтле авыр юлы тасвирлана. Мәхәббәт һәм нәфрәт, яхшылык һәм явызлык, эчкерсезлек һәм мәкер көрәше әкияттә ничек чишелеш таба – боларны белер өчен әсәрне, һичшиксез, укып чыгарга кирәк. Героиней этой туркменской сказки является девушка с храбрым сердцем по имени Ак-Памык. В сказке описывается её хождение по мукам в поиске братьев. Битва братьев с Дивом, встреча Ак-Памык с верблюдицей-людоедом, предательство любимого кота... Захватывающий сюжет сказки никого не оставит равнодушным. УДК 821.512.145:821.161.1-34 ББК 84(5 Төрк) ISBN 978-5-298-03174-5 © Татарстан китап нәшрияты, 2016 © Татарское книжное издательство, 2016 <figure style="text-align: center; margin: 1em 0;"><img alt="" src="https://storage.yandexcloud.net/ttimg/000a1cf3b4f220d5900e59f8869c5051-2-0.png" style="max-width: 800px; width: 50%; height: auto;"></figure> ## АКМАМЫК Борын-борын заманда ир белән хатын яшәгән, ди. Боларның җиде уллары булган, ә кызлары юк икән. Бервакыт әниләре бәбигә авырый башлаган. Малайлар ауга җыенганнар, аталарына: – Сеңлебез туса, капка кыегына курчак утыртырсыз, энебез булса, ук-җәя асып куярсыз, – дигәннәр. Боларның кызлары туа. Аталары, сөйләшенгәнчә, капка кыегына курчак чыгарып утырта. Әмма күршеләре курчакны ук-җәя белән алыштырып куялар, ди. Егетләр, аудан кайтышлый, ук-җәягә күзләре төшеп: «Ходай безгә сеңел бирмәгән икән», – дип үпкәләп, бер тау куышына барып урнашып, ау аулап көн күрә башлыйлар. Болар бу тауда калып торсын, без аларның сеңелләренә күчик. Ата-әнкәсе кызчыкка Акмамык дип исем кушалар. Уллары гына күренми. Бер көн көтәләр – юк, бер ай көтәләр – юк, бер ел көтәләр – уллары гына кайтмый да кайтмый икән. Алардан бер хәбәр дә булмагач, тәмам өметләрен өзәләр. Ай кичеп, ел кичеп, кыз ун яшенә җитә. Беркөнне күршеләре, өмә уздырырга җыенып, Акмамыкны әнисеннән сорый керә: – Кызыңны өмәгә җибәрче, – ди. – Үзе риза булса керсен, үзенә әйт, – дип, әнисе риза була. Акмамык бик шатланып өмәгә кереп китә. Өмәгә килгән киленнәрнең берсе: – Кемнең ир туганы бар, түргә үтсен, ир туганы булмаганнар көлгә утырсын, – дип сүз башлый. Акмамык та көлдә утырган кызлар янына килеп чүгәли. Бер карчык Акмамыкка: – Бәй, киегем, син түргәрәк уз, – ди икән. – И-и, инәкәй, минем ир туганнарым юк бит. – Ай йөзе кара, бер туганы булганнар да түргә узган, синең җиде абзаң бар бит! Әйдә, уз, түргәрәк уз. – Шушы яшемә җитеп, абзаларым барын белми идем, – ди кыз. Аңа кортка: – Киегем, атаң-анаң картайды инде, туганнарыңны эзләп тә арыдылар. Әйтсәк, син дә абзаларыңны эзләп китәрсең дип куркалар. Туганнарың тау куышында яшиләр. Мин сиңа туганнарыңның барлыгын әйттерергә өйрәтәм. Кайткач, әнкәңә, куырма куырып бир әле, диген. Куырып бирер, ләкин син алма, үз кулың белән бир, диген. Казанның өстеннән үз кулы белән алып биргәндә беләгеннән кысып тотып алсаң әйтер, башкача әйтмәс, – дип өйрәткән. Акмамык, өмәдән кайткач: – Ай, әнием, мин авырыйм, ахры, – ди. – Балам, ни бирим, ашыйсы-эчәсе килгән нәрсәң юкмы? – дип сорый әнисе. Акмамык аңа: – Әнием, куырма куырып бир, авыртуым шулай басылмасмы, – ди икән. Әнисе куырып бетергәч, куырманы кашык белән кызына суза, ләкин Акмамык аңа: – Юк, үз кулың белән бир, – ди. Әнисе мескен үз кулы белән биргәндә, Акмамык аның кулын каты итеп тотып ала. Әнисе исә: – Вай, кулым янды, – дип кычкыра икән. – Әнием, минем агаларым бармы, юкмы, әйт? – дип сорый Акмамык. Әнкәсе, чыдый алмыйча: – Бар, әмма алар син туган көнне өйдән чыгып киттеләр, – ди. – Ник аларның барлыгын миңа әйтмәдегез? – Син дә аларны эзләп китәрсең дип курыктык, – ди. Акмамык, әнисенең кулын җибәреп: – Мин агаларымны эзләп китәм, – ди. – Син үзең генә таба алмассың, – ди әнкәсе, – мин сиңа көлчә пешереп бирермен, шуны тәгәрәтеп, артыннан барсаң табарсың. Акмамыкка әнкәсе көлчә әвәләп бирә. Көлчә тәгәрәп китә, көлчә артыннан Акмамык йөгерә икән, Акмамык артыннан аның песие чаба, ди. Күпме тәгәрәгәндер, күпме чапканнардыр – билгесез, берзаман алар тау куышына килеп җитәләр. Килеп керсәләр, тау куышы пычрак керләр белән тулган, күп итеп ит киптерергә эленгән. Акмамык киемнәрнең юасын юып, ашарга әзерләп, табын җәеп куя. Агаларының кайткан тавышын ишетеп, бер җиргә кереп яшеренә. Туганнары килеп керсәләр, үз куышларын танымыйлар: ашарга пешерелгән, киемнәр чистартып юылган, ди. Болар бу чиста киемнәрне киенеп, ашап, ял итәргә яталар. Иртән тагын ауга чыгып китәләр, ди. Акмамык янәдән киемнәрне юып, ашарга әзерли дә абыйлары кайтыр вакыт җиткәч, урынына кереп яшеренә. Туганнар, кайткач, җыелып киңәшәләр дә, өйләренә кем килгәнен белер өчен, чиратлашып сакта калырга булалар. Беренче көнне иң олы абыйлары кала. Ауда бик арыган була шул ул, шундук йоклап та китә. Ул йоклап киткәч, Акмамык яшеренгән урыныннан чыгып, киемнәрне юып, ашарга әзерләгәннән соң, яңадан кача. Энеләре кайтып керсә, тау куышында тәртип, абыйларыннан: «Өйдә кем бар иде?» – дип сорасалар, абыйлары белми: «Йоклап калганмын», – дип, кулларын гына җәйгән. Ахырында иң кечеләре сакта кала боларның. Ул, йокламас өчен, кул бармагын кисеп, ярасына тоз сибә. Үзе йоклаганга салышып ята инде. Берзаман, Акмамык чыгып эшкә тотынгач, торып: – Адәмме син, җенме син? Кемлегеңне әйт, – ди. – Мин адәм дә, җен дә түгел, үз туганыгыз – сеңлегез Акмамык, – дип җавап бирә кыз. Болар, танышып, калган туганнары кайтканчы эшне бетереп куялар. Аннары кече агасы олыларын каршыларга китә. Үзләре янына сеңелләре килүен белгәч, агалары бик шатлана инде. Шулай беркөнне Акмамык, өй җыештырганда, бер кишмиш табып алган, ди. «Пес-пес», – дип, песиен чакыра бу. Песие килмәгәч, кишмишне үзе ашап куя. Бераздан песие, килеп: – Нигә чакырдың? – дип сорый. – Бер кишмиш тапкан идем, шуңа чакырдым, – дип җавап бирә Акмамык. – Кая соң ул? – Син килмәгәч, үзем ашадым. – Утыңны сүндерәм, – дип ачуланып, песи утка төкерә башлый. – Төкермә, мин шакмак белән ут ала белмим, – диеп ялварып, Акмамык песине көчкә туктата. Икенче тапкыр өй җыештырып йөргәндә, ул бер җиләк табып, тагын песиен чакыра. Песи килмәгәч, янә үзе ашап куя. Берзаман песи, килеп: – Мине нигә чакырган идең? – дип сорамасынмы. – Бер җиләк таптым. – Кая инде ул? – Ашадым. Песи, ачуланып: – Алай булса, утыңны сүндерәм, — дип, Акмамыкның учагын сүндереп ташлый. Акмамык таш белән ут чыгармакчы булып тырышса да, учагы кабынмый. Ашарга әзерләргә вакыт аз калып бара, инде нишләргә? Аптыраганнан тышка чыгып караса, бер җирдән төтен чыкканын күрә бу. Акмамык, шул төтенгә төбәп, ут эзләп китә. Барып җитеп, капка төбеннән үк сәлам биреп керсә, өй түрендә бер чал Дию утыра, ди. Дию Акмамыкны күреп: – Сәлам бирмәгән булсаң, ике өзеп, бер йотар идем. Хәзер тимим инде. Кил, кызым, минем башымның бетен кара әле, – ди. Акмамык бераз Диюнең башын карый да: – Мин утка дип килгән идем, – ди. – Әйдә, син итәгеңне тотып тор, – дип, Дию Акмамыкның итәгенә бәләкәй генә бер куз ташлап, өстенә көл сала. Көл өстенә утлы агач кисәге ташлап: – Бар, кызым, – дип, Акмамыкны озатып җибәрә. Акмамык өенә ашыга, теге кузның итәгенә бәләкәй генә тишек ясап, көлнең коелып баруын сизми. Дию өеннән тау куышына кадәр көл сибелеп кала. Туганнары аудан кайтып, ял иткәч, иртәгесен тагын ауга китәләр. Алар чыгып китү белән, Дию, көл эзеннән тау куышына килеп, Акмамыкны эзләп таба. – Кызым, ач, – ди икән Дию. – Юк, ачсам, туганнарым орышырлар, – ди Акмамык. – Алайса, бер бармагыңны гына булса да ишек астыннан тык, – дип ялвара Дию. Акмамык бармагын чыгара. Дию бармакны каты итеп тотып энә белән тишә дә канын суырып китеп бара: – Туганнарыңа әйтсәң, ашап бетерәм, – дип куркыта. Акмамык куркуыннан туганнарына берни дә әйтми. Дию көн саен килә башлый бит. Акмамык көннән-көн ябыга, сула башлый. Агаларының ни булды дип сорауларына, «берни дә юк» дип җавап бирә. Туганнары, ничек тә кызның серен ачарга чамалап, беркөнне, ауга бармый калып, тау куышы янына яшеренеп торалар. Акмамык эшләрен төгәлләп, Дию килер вакыт җиткәч, ишеген эчтән бикләп куя. Кан эчәргә өйрәнеп беткән Дию килеп ишекне кага башлау белән, Акмамыкның абыйлары килеп чыгалар да Диюнең өстенә ташланалар. Диюнең башы: «Күптән-күп кан булаем», – дип тәгәрәп киткән, ди. Акмамыкның абыйлары артыннан куып карасалар да, аны тота алмыйлар. Күпмедер вакыттан соң теге баштан берничә Дию үсеп чыгып, җиде туганны үтереп, сөякләрен генә калдырып китәләр. Акмамыкны гына эзләп таба алмыйлар: ул кәҗә тиресе астында качып кала. Диюләр, аны таба алмыйча, үз өйләренә кайтып китәләр. Акмамык, диюләр киткәннән соң, яшеренгән урыныннан чыгып, туганнарының сөякләрен киек тиресе белән каплап, атка менеп, шәһәрдән шәһәргә, авылдан авылга кереп, гыйлемле кешеләрдән абыйларын ничек терелтеп булу мөмкинлеген сорашып йөри. Акмамыкка беркем дә ярдәм итә алмый, ахырында ул бер бик карт белекче әби капкасына төртелә. – Кызым, абыйларыңны Дию үтергән булса, аларны терелтеп булыр булуын, әмма бу бик авыр эш, – ди әби, кызның нишләп йөрүен ишеткәч. Акмамык: – Әбекәем, ничек булса да әйт кенә, – дип ялына, ялвара инде. – Акмая дигән бер дөя бардыр, шуның сөтен туганнарыңның өстенә сипсәң терелерләр. Әмма Акмаяга барып җитә алган кеше юк, күрсә ашап кына бетерер, – ди әби. Акмамык турсык[^1] алып, Акмаяны эзләп юлга кузгала. Ахырында, дала буйлап бара торгач, дөя баласын очрата. Бу Акмаяның бутасы[^2] булып чыга бит! Дөя баласы Акмамыкны күреп, уйнаклап аның янына чабып килә. Акмамык дөя баласының муеннарын, башларын кашый, аны сыйлый, аннары үзенең аһ-зарларын сөйли. Дөя баласы: – Ярар, мин сиңа булышырмын, әгәр анам белсә, икебезне дә тотып ашар, кил, син минем корсак астыма кереп, шунда ябышып бар, – ди. Акмамык шулай итә дә. Алар килеп җиткәч, Акмая, Акмамыкның исен тоеп: – Адәм исе килә, – дип, әрле-бирле йөрергә тотынган. – Анаҗан, монда адәм каян килсен, – дип, әнкәсен тынычландыра дөя баласы, үзе имә башлый. Имгәндә, Акмамыкка да өлеш чыгарып, турсыкны бик җиңел генә тутыралар да кызның аты яшерелгән калкулыкка чабалар. Әмма Акмая да шикләнә бит: баласын күзәтә. Бозавының корсак астыннан чыгып атка атланган Акмамыкны күреп, дөя дә аларга таба томырыла! Акмамыкны куып тота алмагач, кире әйләнеп кайтып, баласын: – Кара таш булсаң иде, – дип каргый бу. Дөя баласы шул мизгелдә үк ташка әйләнә. Акмамык, Акмаяның сөтен кулга төшергәч, тау куышына әйләнеп кайта. Абыйларының сөякләрен җыеп тезеп сала бу, бары тик бер абыйсының сырт сөяген таба алмый. Диюләр әллә чәйнәп үк ташлаган, бер җирдә дә юк, ди. Булганнарын рәтләп, өсләренә сөт сибеп, киез каплый. Бераз вакыттан абыйлары, төчкереп: – Озак йоклаганбыз, – дип, урыннарыннан торалар. Акмамык аларга ни-нәрсәләр булганын сөйләп бирә. Абыйлары элеккечә таза-сау булып уянган бит инде моның, бары тик иң кечесенең генә бер сөяге табылмаганга күрә, аркасы бөкрерәк булып калган, ди. Жиде туган элеккечә ау аулап көн итә башлыйлар. Акмамык абыйларына кәләшләр табып, аларны өйләндерә. Абыйлары, гаиләләре булгач та, сеңелләрен кадерләп кенә торалар. Аларның хатыннары, көнләшеп: «Ирләребез безне Акмамык кебек кадерләмиләр, берәр нәрсә уйлап табарга кирәк», – диешәләр, ди. Иң олы килендәш Акмамыкның бугазы белән колагына кургаш тутырырга котырта. Кече киленнәре генә Акмамыкны яклап чыккач, аны, синең бугазыңа да кургаш тутырырбыз, алайса, дип куркыталар. Акмамыкның колакларына кургаш тутырганда, кече килен аның чәнти бармагын тотып тора. Акмамык телсез-өнсез кала бит инде, көннән-көн сула, корый башлый. – Сеңлебезгә ни булды? – дип кайгырышкан абыйларына да берни әйтә алмый – бугаздагы кургаш сөйләшергә бирми бит. Ахырында иң олы җиңгәсе: – Акмамык моңая, аңа кияүгә чыгарга кирәк, – ди. Уйлашалар да: – Акмамыкны дөягә утыртып җибәрик, ошаткан кешесен үзе сайлар, – дигән фикергә киләләр. Шулай эшлиләр дә. Абыйлары бер дөягә бөркәвечләр ябып, бик матур итеп бизәп, Акмамыкны матур итеп киендереп, бизәндереп утыртып җибәрәләр. Бу вакытта патша улы белән вәзир улы ауга чыккан була, ерактан бер кара нәрсә күреп алалар. Якынрак барып карасалар, өсләренә бай итеп бизәлгән бөркәвеч ябылган дөя үзалдына утлап йөри, ди. Патшаның улы: – Өсте минеке, – ди. Вәзирнең улы: – Дөясе минеке, – дигән. Күрәләр: бер дөя, дөя өстендәге бөркәнчек астында бер кашык су белән йотарлык чибәр кыз утыра. Болар: – Әй, кызый, кешеме син, җенме син? – дип сорыйлар. Җавап ишетелми. Телсез булса булыр, дип, патша улы аны үзенә хатынлыкка ала. Шулай яшиләр болар. Бер уллары туа, үсә. Бу малай дүрт-биш яшьләргә җитә. Акмамык һаман сөйләшми бит инде. Патша улы: – Тагын бер тапкыр өйләнеп карарга кирәк, болай яшәп булмый, – дип, кәләш эзләп чыгып китә. Акмамыкның кәефе китә, кулыннан эш төшә, тик нишләмәк кирәк? Ипи пешерергә дип учак алдында утырганда, уйнаган җиреннән улы кайтып керә дә: – Әни, ипи бир! – дип кычкыра. Телсезлеге өстенә иренең тагын бер хатын алу кайгысы да өстәлгән Акмамык улын ишетми дә. Улы, аркасына төртеп, «Әни, ипи!» дию белән, Акмамыкның бугазындагы кургаш лып итеп килеп төшә. Акмамык: – Колагыма да сук, – ди. Улы колагына суккач, колагындагы кургашы да тәгәрәп төшә. Шулай итеп икенче колагындагы кургашны да төшерәләр. Акмамык сау-сәламәт кешегә әверелә. Ул арада патша улы яшь кәләш табып кайтып төшә. Бу вакытта Акмамык әйрән кайнатып утыра икән. Әйрән күтәрелеп түгелергә җиткән вакытта, яшь кәләш күреп ала да ат өстеннән: – Бу нинди хәйран, түгелде әйрән! – дип кычкырып җибәрә. Килеп аттан төшмәс борын ачулана башлаган киленгә Акмамык: – Килен, бак, килен, Килеп кермәс борын, Үзе ияр башында, Күзе учак катында, – дип җавап бирә. Патша улының хатыны сөйләшә башлавы турындагы хәбәр тирә-якка тарала. Патша улы, Акмамыкның теле ачылганын ишетеп, яшь кәләшен аттан да төшереп тормыйча, кире өенә озата. Акмамык, туганнарын сагынып, улына алтын ашык ясата һәм җыр өйрәтә: «Ашыгыңны аткан вакытта, Югалган сөяк кулымда, Акмамыкның улы мин, Жиде абзыкаем өчен, Төпчеге Бәйрәм өчен, Алтын ашыгым, әйдә! – дип әйт, ди. Инде Акмамыкның туганнарына килик. Кече энеләре Бәйрәм: «Сеңлебезне дөягә утыртып җибәргәнгә биш ел узды, үлеме икән, тереме икән, аны табыйк, хәлен белик», – дип, абзалары җидесе җиде якка чыгып китәләр, ди. Бөкре Бәйрәм Акмамык яшәгән шәһәргә килеп чыга. Шәһәр урамнарында йөргәндә күрә бу: бер төркем малай ашык уйный, ди. Шуның берсе: – Югалган сөяк кулымда, Акмамыкның улы мин, Жиде абзыкаем өчен, Төпчеге Бәйрәм өчен, Алтын ашыгым, әйдә! – дип такмаклап, ашыгын ыргытып җибәргән. Бәйрәм, энесен танып, аның янына килә дә: – Угланчыгым, әйдә әле, өегезне күрсәт, – ди. Акмамык – абыйсын, абыйсы Акмамыкны танып алып, бик озак сөйләшәләр, елашалар. Акмамык аңа үзенең башыннан узганнарын сөйләп бирә, кунак итә, кадер-хөрмәт күрсәтә инде. Ике-өч көн кунак булгач, Бәйрәм өенә җыена башлый. Акмамык җиде капчык тегеп, шуның алтысына үрмәкүч, чаян тутыра, җиденчесенә кишмиш катыш чикләвек тутырып, өстенә бәләкәй генә бер чаян малаен сала да: — Бу капчыкларны җиңгәләремә бирерсең, ә менә монысын кече җиңгәмә бирерсең, — дип, аерып күрсәтеп, абыйсын озатып җибәрә. Кече абыйсы кайтып җиткәч, һәрбер киленгә үз капчыгын тапшыра. — Каенсеңлебез күчтәнәч җибәргән, — дип, җиңгәләре кулларын капчыкка тыксалар, үрмәкүч, чаяннар чагып бетерә боларны. Кече җиңгәсенә генә берни булмый: чәнти бармагын бер кечкенә генә чаян тешли дә кача. Җиңгәсенә капчыгы белән чикләвек, кишмиш тә кала. Бәйрәм, агаларын чакырып: — Мин Акмамыкны таптым, ул фәлән падишаһның улында кияүдә, — дип, аның хәлләрен сөйләп бирә. Җиде туган сеңелләре өчен бик шатланалар, әти-әниләрен кайтып алып, бергәләшеп, кунакка йөрешеп, бик бәхетле яшиләр, ди. ## АК-ПАМЫК Давным-давно жили-были муж и жена. Было у них семь сыновей, а вот дочери не было. Когда жене пришло время рожать, сыновья собрались на охоту и, уходя, сказали отцу: — Если родится сестра, посадите на плетень куклу, а если брат — повесьте лук и стрелы. Родилась девочка, и отец, как и договорились, посадил на плетень куклу. Однако злые соседи тайком сняли куклу и вместо неё повесили лук и стрелы. Возвращавшиеся с охоты братья ещё издали увидели на плетне лук и стрелы. «Бог не дал нам сестрёнку», — возроптали они и решили никогда больше не возвращаться домой. Ушли в горы, поселились в пещере, там и жили, занимались охотой. Пусть они пока охотятся, а вы послушайте о новорождённой. Отец и мать назвали дочку Ак-Памык. Ждали они сыновей, день ждали, месяц, год, но от них не было никаких вестей. Тогда родители потеряли всякую надежду. Так прошло немало лет, девочке исполнилось десять. Однажды к ним зашла соседка. — Мне помощницы нужны, — сказала она. — Отпустишь свою дочку? Мама согласилась: — Пусть идёт, коли хочет. Ак-Памык с радостью пошла к соседке. Когда все собрались, одна из женщин произнесла: — У кого есть братья, пусть займёт почётное место, у кого нет — пусть сядет на золу. Ак-Памык села на золу рядом с другими девушками. Тут одна старуха сказала: — Поднимись с золы, козочка моя, и займи самое почётное место. — Почему, бабушка? — спросила Ак-Памык. — У меня же нет братьев. — Ах ты, бессовестная! — укорила её старуха. — На почётное место уселись те, у кого по одному или по два брата, а у тебя их целых семь! Ак-Памык удивилась и сказала: Дожила до своих лет, а о том, что у меня есть братья, впервые слышу. — Козочка моя! — продолжала старуха. — Твои братья живут в горах, в какой-то пещере. Мать с отцом устали их искать. Поэтому тебе и не рассказывали, боясь, что ты пойдёшь искать братьев и не вернёшься. Ак-Памык окончила работу, вернулась домой и начала расспрашивать: — Скажи, матушка, есть ли у меня братья? Мать молчит, отпирается. Ак-Памык крепко схватила её за руку, после чего мать ответила: — Есть, доченька. Но они ушли из дома в тот день, когда ты родилась. Ак-Памык удивлённо спросила: — Почему вы не сказали, что у меня есть братья? — Мы боялись, что ты пойдёшь их разыскивать и тоже не вернёшься. Отпустив руку матери, Ак-Памык заявила: — Я пойду искать братьев. — Одна ты их не найдёшь, — возразила мать. — Я испеку лепёшку, она будет катиться впереди и показывать дорогу. Мать испекла лепёшку и дала дочери. Ак-Памык взяла с собой любимого кота и пустилась в путь. Впереди катилась лепёшка, а позади бежал кот. Долго ли, коротко ли она катилась, наконец остановилась возле пещеры. Ак-Памык осторожно вошла в пещеру. Там никого не было, на стене висели туши газелей, а в углу была сложена грязная одежда охотников. Ак-Памык взялась за стирку, а потом начала варить мясо. Заслышав шаги возвращающихся братьев, девушка спряталась. Войдя в пещеру, братья очень удивились: ужин приготовлен, одежда выстирана. Они переоделись, сытно поужинали и легли спать, а наутро снова ушли на охоту. Ак-Памык опять выстирала одежду, приготовила ужин вкуснее вчерашнего и спряталась в прежнем месте. Вечером братья вернулись и ещё больше удивились. Тогда они решили, что утром на охоту пойдут шестеро, а один останется и узнает, кто же у них хозяйничает. Так и сделали: старший из братьев остался в пещере. Однако сон быстро одолел его и он крепко уснул. Тут Ак-Памык вышла из укрытия, сделала всю работу и снова спряталась. Пришли братья и спрашивают: — Узнал, кто у нас хозяйничает? Старший брат признался, что весь день проспал и ничего не видел. На другой день оставили в пещере другого брата, но с ним случилось то же самое: он весь день крепко спал и ничего не видел. Так было со всеми братьями, пока очередь не дошла до самого младшего, которого звали Байрам. Байрам остался в пещере, порезал себе палец и посыпал рану солью, чтобы не уснуть. Потом лёг и притворился спящим. Спустя время появилась красивая стройная девушка и принялась за работу. Байрам поднялся и воскликнул: — Кто ты, джинн или человек? — Я не джинн, я ваша родная сестра! — ответила Ак-Памык. Байрам очень обрадовался сестре. Он помог ей приготовить ужин и пошёл встречать старших братьев. Братья очень обрадовались, когда узнали, что у них есть сестра. С тех пор они стали вместе жить-поживать: братья охотились, а Ак-Памык вела хозяйство. Однажды Ак-Памык подметала пещеру и нашла виноградинку. Она позвала своего кота, чтобы угостить, но кот не пришёл, и она сама съела виноградинку. Спустя время пришёл кот и стал спрашивать: — Зачем ты меня звала? — Я хотела угостить тебя виноградинкой, — ответила Ак-Памык. — А где она? — спросил кот. — Ты не пришёл, поэтому я сама съела её, — ответила Ак-Памык. Кот рассердился и начал фыркать на очаг. — Не гаси очаг, пожалуйста, я не смогу потом его разжечь! — С трудом ей удалось упросить кота. На другой день Ак-Памык нашла в пещере сушёную ягоду. Она снова позвала кота, чтобы угостить, но кот не пришёл. Не удержавшись, она вновь съела ягоду. Спустя время явился кот и спросил: — Зачем ты звала меня? — Я хотела угостить тебя ягодой. — Где же она? — Я уже съела, — ответила Ак-Памык. Кот рассердился и с такой силой фыркнул на очаг, что сразу погасил огонь. Ак-Памык хотела высечь огонь с помощью камня, но не смогла. Времени оставалось мало, а ужин всё ещё не сварен. Что делать? Она вышла из пещеры и увидела на дальнем склоне горы дым, который вился над чьим-то жилищем. Туда и направилась Ак-Памык. Она дошла до жилища, остановилась у порога и произнесла приветствие. Когда она вошла, то увидела страшного седого Дива. Див ей сказал: — Если бы ты не сказала приветствие у порога моего дома, я бы растерзал тебя, но теперь не трону. Подойди поближе, дочка, и скажи, зачем пришла. — Я пришла просить огня. — Ладно, дочка, — ответил он, — держи свой подол. Он положил ей в подол крохотный тлеющий уголёк, потом стал сыпать золу. Наполнив подол девушки золой, Див вытащил из очага горящую головешку и положил сверху. — Можешь идти, дочка, — сказал Див и отпустил Ак-Памык. Ак-Памык так спешила домой, что даже не заметила, что уголёк прожёг в подоле дырочку, а через неё стала сыпаться зола. Вернулись братья, поужинали и уснули, а наутро, как обычно, ушли на охоту. Сразу после этого явился Див: по рассыпанной золе он легко нашёл пещеру братьев, где жила Ак-Памык. Див закричал: — Отвори, дочка! — Нет, если открою, братья будут ругаться, — ответила Ак-Памык и не отворила. — Просунь под дверь хотя бы палец. Если не просунешь, я подстерегу твоих братьев и растерзаю. Ак-Памык испугалась и просунула под дверь палец. Див крепко схватил палец, уколол его иголкой и принялся сосать кровь. Насытившись, он пригрозил Ак-Памык: — Ничего не рассказывай братьям, а то я тебя съем. Ак-Памык от страха решила ничего не рассказывать братьям. Див каждый день приходил и сосал её кровь. Ак-Памык с каждым днём худела и чахла. На расспросы братьев отвечала, что с ней всё в порядке. Братья решили выведать её тайну. Однажды они не пошли на охоту и спрятались поблизости. Ак-Памык сделала всё по хозяйству, к приходу Дива заперла дверь изнутри. Привыкший пить кровь Див только подошёл к двери, тут братья выскочили из засады и набросились на него. Они отрубили ему голову. Голова покатилась так быстро, что братья, как ни старались, не могли угнаться за ней. Спустя какое-то время из этой головы выросло несколько дивов. Они вернулись к пещере, накинулись на семерых братьев, съели их, оставив одни только кости. Ак-Памык дивы не нашли: она спряталась под козьими шкурами. Как только дивы ушли, она вышла из укрытия, собрала кости братьев и прикрыла их шкурами. Потом села на коня и помчалась в долину. Она ездила из города в город, из селения в селение и расспрашивала мудрецов, как можно оживить братьев. Но никто из них не смог ей помочь. Наконец Ак-Памык нашла старуху-знахарку и рассказала ей о своей беде. — Дочка, — молвила старуха, — я подскажу тебе, как оживить братьев, растерзанных дивами, но это будет сложно. — Бабушка, только скажи! Ради братьев я на всё готова. Тогда старуха сказала: — В степи пасётся верблюдица Ак-Мая. Если ты её молоком окропишь кости своих братьев, то они оживут. Но подоить верблюдицу ещё никому не удавалось: как завидит она человека, сразу же набрасывается на него. Поблагодарив старуху, Ак-Памык взяла пустой бурдюк и помчалась на коне в степь на поиски верблюдицы. По дороге она встретила верблюжонка. Он оказался детёнышем Ак-Маи. Увидев Ак-Памык, он вприпрыжку подбежал к ней. Ак-Памык сошла с коня, почесала верблюжонка за ухом, погладила по шее и угостила колючками. Пока верблюжонок ел, она поведала ему своё горе. — Я помогу тебе, — сказал верблюжонок. — Но если мать увидит меня с тобой, она съест нас обоих. Ты вот что сделай: бери бурдюк, лезь ко мне под брюхо и крепко держись за шерсть. Я подойду к матери и начну сосать молоко, а ты потихоньку подставь бурдюк, и я перелью в него молоко. Ак-Памык так и сделала. Верблюжонок подбежал к матери. Верблюдица Ак-Мая повела ноздрями и заревела: — Человеческим духом пахнет! — И стала бить копытами. — Матушка, откуда в этой степи человек? — успокаивал её верблюжонок. Ак-Мая притихла, а верблюжонок начал сосать и переливать молоко в бурдюк. Так он наполнил бурдюк и пошёл потихоньку к пригорку, за которым Ак-Памык спрятала коня. Но Ак-Мая всё время обнюхивала воздух и следила за своим верблюжонком. Когда же она увидела, что из-под его брюха вылезла Ак-Памык и вскочила на коня, то кинулась за ней. Ак-Памык так быстро ускакала, что Ак-Мая не смогла её догнать и вернулась обратно. За непослушание она прокляла своего верблюжонка, превратив в камень. Ак-Памык благополучно добралась до пещеры. Кости братьев были на месте, не хватало только одной косточки младшего брата Байрама. Видимо, дивы её обглодали. Ак-Памык разложила кости, окропила их молоком верблюдицы и завернула в чёрную кошму. — Долго же мы спали! — Братья чихнули и встали целыми и невредимыми. Только младший брат Байрам ходил немного согнувшись. Ак-Памык рассказала братьям о том, что с ними произошло. С тех пор они стали жить-поживать лучше прежнего. Ак-Памык нашла им невест, братья женились, но сестру продолжали любить сильнее, чем своих жён. Однажды завистливые жёны решили избавиться от Ак-Памык. — Нужно втолкнуть ей в горло и уши свинец, чтобы она не могла ни говорить, ни слышать, — предложила жена старшего брата. Все согласились, а жене Байрама, которая не хотела плохого Ак-Памык, они пригрозили. И когда злые жёны братьев осуществляли свой коварный план, жена Байрама держала Ак-Памык за мизинец. Ак-Памык сделалась глухонемой и опять стала худеть и чахнуть. Долго допытывались братья, что с ней случилось, но так и не узнали — свинец не давал ей говорить. Тогда жена старшего брата сказала: — Ак-Памык тоскует, ей нужно выйти замуж. Посадите её на верблюда, и пусть она идёт, куда захочет. Ак-Памык сама отыщет своё счастье. Братья украсили верблюда вышитыми покрывалами, навьючили на него ковровые носилки, посадили в них красиво одетую сестру, и верблюд пошёл по дороге. Он спустился с гор на равнину, свернул с дороги и стал пастись. В это время в степи охотились сын падишаха и сын визиря. Сын визиря издалека увидел верблюда, который пасся без присмотра хозяина, и сказал: — Это мой верблюд, я первый его заметил! — Хорошо, — согласился сын падишаха. — А что находится в носилках, будет моим. Они поскакали к верблюду и увидели, что он богато украшен, а в носилках сидит девушка дивной красоты. — Кто ты? — обратился к Ак-Памык сын падишаха. — Человек или джинн? Ак-Памык молчала. Долго не думая, сын падишаха решил взять немую красавицу в жёны. Прошли годы. У Ак-Памык родился сын, но она всё ещё оставалась глухонемой. Сын падишаха начал тосковать. «Так больше жить нельзя, надо взять вторую жену», — подумал он и пошёл искать невесту. Узнав об этом, Ак-Памык опечалилась. Работа стала валиться из рук: так и сидит весь день возле очага. Тут к ней подошёл её малолетний сын и попросил лепёшки. Ак-Памык продолжала сидеть неподвижно и не слышала его. Тогда сын начал её тормошить: — Матушка, я хочу кушать! Неожиданно из горла матери выпал кусок свинца, и Ак-Памык сказала: — Сынок, ударь меня по правому уху. Сын исполнил её желание, и из правого уха выпал кусок свинца. — А теперь ударь по левому, — попросила Ак-Памык. Из левого уха тоже вывалился кусок свинца. Так Ак-Памык стала совершенно здоровой. Через несколько дней сын падишаха возвратился с новой невестой. В это время Ак-Памык сидела у очага и кипятила молоко. Невеста, сидя на лошади, увидела, что молоко вспенилось, и крикнула: — Где это видано? Молоко уже бежит, А жена сидмя сидит! Ак-Памык ей в ответ: — Видано ли это? Невеста с лошади не слезла, А в дом с советами полезла! Весть о том, что жена сына падишаха — красавица Ак-Памык заговорила, дошла и до мужа. Он тут же приказал, не снимая с лошади, отвезти невесту обратно к родителям. Для Ак-Памык наступили счастливые дни, но она не могла забыть своих братьев и скучала по ним. Однажды она дала сыну игральную косточку и сказала: — Если хочешь выиграть, то выучи присказку: Съели наших братьев Дива злые рати. Я сдаваться не привык, Сын я Ак-Памык. Косточку кидаю прямо В спину дядюшки Байрама! Сын Ак-Памык выучил присказку и, когда играл с мальчиками, всегда приговаривал так, как учила мать. Пусть он пока играет, а мы вернёмся к братьям. Однажды, когда братья вернулись с охоты, младший брат Байрам сказал: — Пять лет прошло с тех пор, как мы отправили сестру искать счастье. Жива ли, здорова ли, давайте разыщем её, если вдруг попала в беду, поможем ей. Все согласились с Байрамом и разъехались в разные стороны на поиски сестры. Байрам приехал как раз в тот город, где жила Ак-Памык. Прогуливаясь по городу, он увидел мальчиков, игравших в кости. Один из них, бросая косточку, приговаривал: Съели наших братьев Дива злые рати. Я сдаваться не привык, Сын я Ак-Памык. Косточку кидаю прямо В спину дядюшки Байрама! <figure style="text-align: center; margin: 1em 0;"><img alt="" src="https://storage.yandexcloud.net/ttimg/000a1cf3b4f220d5900e59f8869c5051-35-0.png" style="max-width: 800px; width: 50%; height: auto;"></figure> Так Байрам узнал своего племянника и сказал: — Веди меня, племянничек, в дом, к своей матери. Как только Байрам переступил порог дворца, навстречу вышла Ак-Памык. Они, узнав друг друга, долго плакали. Ак-Памык рассказала про все свои беды. Погостив два-три дня, Байрам начал собираться домой. Провожая брата, Ак-Памык собрала гостинцы невесткам. Наполнив шесть мешков пауками и скорпионами, она сказала: — Отвези эти мешки в подарок моим старшим золовкам и раздай каждой по мешку. Наполнив изюмом и орехами и положив наверх маленького скорпиона, она вынесла седьмой мешок и сказала: — А этот мешок отдай своей жене. Байрам вернулся домой, раздал подарки жёнам братьев, а последний мешок отдал своей жене. Жёны братьев обрадовались гостинцам, которые послала им Ак-Памык, и каждая поторопилась поскорей запустить руку в свой мешок. В мешках было полно пауков и скорпионов. Они изжалили их до полусмерти. Когда жена Байрама запустила руку в свой мешок, там оказался маленький скорпион, который слегка ужалил её в мизинец и уполз. Тут жена Байрама принялась есть изюм с орехами. Пусть она пока ест, а вы послушайте конец сказки. Позвав братьев, Байрам поведал им о сестре: — Я нашёл Ак-Памык, она вышла замуж за сына падишаха. Братья были очень рады за сестру. Разыскали и привезли родителей к ней во дворец. С тех пор жили долго и счастливо. Литературно-художественное издание Для детей среднего и старшего школьного возраста **АК-ПАМЫК** Туркменская народная сказка Казань. Татарское книжное издательство. 2016 На татарском и русском языках Әдәби-нәфис басма Урта һәм өлкән яшьтәге мәктәп балалары өчен **АКМАМЫК** Төрекмән халык әкияте Мөхәррирләре А. Ф. Галиәхмәтова, Э. Р. Хөснетдинова Бизәлеш мөхәррире Р. Х. Хәсәншин Техник мөхәррире һәм компьютерда биткә салучысы Т. В. Гредюшко Корректорлары А. Р. Миңнуллина, Д. 3. Шәмсетдинова 12 + Знак информационной продукции согласно ФЗ от 29.12.2010 г. № 436-ФЗ. Оригинал-макеттан басарга кул куелды 19.07.2016. Форматы 84×100 1/16. Шартлы басма табагы 3,9. Тираж 2500 д. Заказ «Татарстан китап нәшрияты» ТР ДУП. 420066\. Казан, Декабристлар урамы, 2. Тел./факс: (843) 519-45-22. http://www.tatkniga.ru e-mail: info@tatkniga.ru Татарстан китап нәшриятының фирма кибетләре: Казан, Бауман урамы, 19. Тел.: (843) 294-70-50. Казан, Бауман урамы, 29/11. Тел.: (843) 292-03-18. Казан, Декабристлар урамы, 2. Тел.: (843) 519-45-13. Маркетинг бүлеге: Казан, Декабристлар урамы, 2. Тел.: (843) 519-45-35. Интернет-кибет: http://www.tatkniga.ru «Татмедиа» АЖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы. 420066\. Казан, Декабристлар урамы, 2. Кадерле укучылар! Татарстан китап нәшрияты чыгарган әлеге китаплар да күңелегезгә хуш килер дип уйлыйбыз. Дорогие читатели! Надеемся, что вам понравятся новинки Татарского книжного издательства. [^1]: Турсык – күннән ясалган савыт. [^2]: Бута – дөя баласы.
000c37749885d25fea523e069eb39cad
2009
encyclopedic dictionary, mythology
"ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФӘННӘР АКАДЕМИЯСЕ Г. ИБРАҺИМО(...TRUNCATED)
0027dcd263bff68b880c83924ebe36c2
None
anthology
"<!-- mdformat-toc start --slug=github --no-anchors --maxlevel=6 --minlevel=1 -->\n\n<!-- mdformat-t(...TRUNCATED)
003a09d5065e05c8ce02bf0d0c5cbd76
1986
poetry, riddles
"Хәкимҗан Халиков\n\n# Рәхим итегез!\n\nШигырьләр һәм башв(...TRUNCATED)
0044c7066bb1e45c1dca253d4f9ca9f5
None
educational project report
"**Проект “Дуслык күпере”**\n\nШигаре ”Дуслык белән көч(...TRUNCATED)
0045a15efb3cf2a6525a498aed6be10f
2006
textbook
"# МАТЕРИКЛАР ҺӘМ ОКЕАННАР ГЕОГРАФИЯСЕ\n\n**7 сыйныф**\n\nВ. (...TRUNCATED)
005e352d10ae7d9b6b622e964c32368d
None
children's performance script, poetry collection
"“Дөньяның матурлыгы – әнкәйләрдә!”\n\nМаксат: Әнилəрг(...TRUNCATED)
End of preview. Expand in Data Studio

Dataset Summary

This dataset contains structured textual content in Markdown format extracted from 1,278 Tatar-language documents, originally in EPUB and PDF formats. The documents include books and other long-form content with rich formatting. The dataset is intended to provide clean, structured, and semantically meaningful content to support natural language processing tasks, content modeling, and research in Tatar language technologies.

The extracted Markdown preserves key structural elements such as:

  • Headings and paragraphs
  • Images
  • Tables
  • Table of contents
  • Document title
  • Footnotes
  • Mathematical and chemical formulas (in LaTeX format)

Extraneous elements such as page numbers, headers, and footers have been removed to provide clean and usable text.

Dataset Structure

The dataset is provided in a single Parquet file with the following columns:

  • id: Internal service ID (not relevant for external use)
  • publish_year: The year the document was published (may be missing)
  • genre: A comma-separated list of genres inferred by Gemini
  • text: The structured content in Markdown format

Each row represents one full document.

Supported Tasks and Use Cases

This dataset supports various use cases, including but not limited to:

  • Pretraining or fine-tuning language models for the Tatar language
  • Building Markdown-aware content models
  • Semantic document analysis
  • Text segmentation, summarization, or classification
  • Cross-lingual NLP (e.g., aligning Tatar with other languages)

Languages

  • Tatar (tt, script: Cyrillic)
  • Some metadata may include inferred genre labels in English

Source Data

The documents were gathered from publicly available sources and converted using Gemini 2.5. The conversion process aimed to preserve as much of the original document structure and formatting as possible while excluding artifacts such as page numbers and repeated headers/footers.

License

This dataset is released under the MIT License.

You are free to use, copy, modify, merge, publish, distribute, sublicense, and/or sell copies of the dataset, subject to the following condition:

  • The original copyright notice and permission notice must be included in all copies or substantial portions of the dataset.

See the full license text here: https://opensource.org/license/mit/

Citation

If you use this dataset in your work, please cite it as: @dataset{tt_structured_content, author = {yasalma}, title = {Structured Tatar Documents in Markdown Format}, year = {2025}, url = {https://huggingface.co/datasets/yasalma/tt-structured-content}, note = {Dataset of structured Markdown content extracted from Tatar-language EPUB and PDF documents.} }

Limitations

  • The genre classification is automatically inferred and may not always be accurate.
  • Some documents may have minor formatting inconsistencies due to OCR or extraction errors.
  • Images and some visual content are referenced in Markdown but not embedded.

Contributions

This dataset was created and maintained by tagay1n. Contributions and suggestions are welcome.

Downloads last month
102